Чирмешәннең интернат-йортында яшәүчеләр заманнан артта калмый

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Өлкән кешеләр һәм физик мөмкинлекләре чикле затлар җәмгыятьтә үзләрен артык итеп тоймасыннар һәм дүрт стена эчендә ябылмасыннар өчен,  Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре карамактагы кешеләрнең буш вакытларын оештыралар. Аларга аралашырга һәм ниндидер яңалыкка төшенергә мөмкинлекләр булдырыла.

Аеруча интернатта яшәүчелердә компьютер нигезләре дәресләре зур кызыксыну уята. Белгечләр билгеләп үткәнчә, пенсионерлар һәм физик мөмкинлекләре чикле затлар тормышның яңа ритмына тиз җайлашалар. Алар өчен компьютер технологияләре өлкәсен үзләштерүдә алынган күнекмәләр – социаль адаптациягә һәм хәзерге дөньяда тулы тормыш белән яшәүгә бер адым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International