Комплекслы оператив–профилактик «Россия балалары-2018» операциясе кысаларында Зәй муниципаль районында балигъ булмаганнар күпләп җыела торган урыннар буенча ведомствоара кичке рейд үтте.
Рейд барышында парклар, барлар-кафелар, яшүсмерләр һәм эшче яшьләр күпләп җыела торган урыннар тикшерелде.
Шәһәрнең социаль участокларында профилактика системасы хезмәте вәкилләре балигъ булмаганнар белән наркотиклар куллануның зыяны турында һәм аларның законсыз әйләнеше өчен җаваплылыкка тарту турында әңгәмәләр алып бардылар.