“Бергә булдырабыз” проекты кысаларында “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә кунакта Арчаның күпфункцияле үзәге булды. Балалар кунакларга бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр.
Тәрбияче Филсина Гарафиева әйтүенчә, мондый бәйрәмнәр дустанә мөгалләмә, бер-береңә карата хөрмәт һәм изгелек хисләре уята. Мондый очрашулардан соң үзәккә йөрүче балаларның күңелләре күтәрелеп кала, аларның башка балалар кебек үк төрле түгәрәкләргә йөрү теләге арта.