4 апрель көнне Зәй муниципаль районының “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге психологлары балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне булдырмау һәм кисәтү уңаеннан “Без сәләмәт яшәү яклы” дип исемләнгән дәрес-викторина оештырдылар.
Дәрес барышында балаларга зарарлы гадәтләрнең – тәмәке тарту, хәмер һәм наркотиклар – балалар организмына нинди зыян китерүе хакында сөйләделәр. Чараның максатларының берсе – укучыларны әлеге куркыныч чирдән кисәтү һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру.
Шулай ук балалар белән начар гадәтләрдән саклану һәм каршы торучанлык сыйфатлары тәрбияләү турында сөйләшү алып барылды.
Чара барышында үткәрелгән викторина балалар күңеленә бик хуш килде, алар үзара белемнәре һәм фикерләре белән уртаклаштылар, спорт һәм сәламәтлек турында бәхәс куерттылар.
Чара ахырында һәр яшьүсмергә әлеге темага багышланган буклет тапшырылды. Әлеге юнәлеш буенча социаль хезмәтләр алучылар өчен алга таба да чаралар оештыру күз уңында тотыла.