2018нче елның 3нче апрелендә Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге психологы социаль адаптациядә авырлык кичерүче (девиант тотышка бирелүчән) 11-15 яшьлек балигъ булмаганнар өчен “Яңа “Без” циклыннан “Минем киләчәгем – минем кулларда” тренингы элементларын кулланып, төркем белән чара үткәрде.
Бик еш нәкъ менә өлкән кешеләр һәм инвалидлар мошенниклар корбаны булалар. Бу очраклы түгел, чөнки мондый гражданнар ялгызлык хис итәләр, алар бик ышанычлы, аларны алдарга да бик җиңел.
Бала туу – гаилә тормышында иң мөһим вакыйга булып тора, баланың дөньяга килүе белән һәр гаиләдә акча таләп ителә торган мәшәкатьләр башлана. Авыр тормышлы гаиләләргә бу мөһим вакыйгага тиешенчә әзерләнү кыенрак була. Мондый гаиләләр өчен инде берничә ел “Сабый тартмасы” социаль проекты үз эшен башкара. Аларга “В твою пользу” хәйрия фонды ярдәм күрсәтә.
5 апрель көнне Сосна мәктәбе базасында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова муниципаль хезмәткәр Ләйлә Низамиева белән берлектә “Начар гадәтләргә – юк” дип исемләнгән дәрес уздырдылар.
5 нче апрель көнне Зәй муниципаль районының “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре үзәктә исәптә торучы балалар һәм аларның әниләре өчен “Станцияләр буенча сәяхәт” дип исемләнгән чара оештырдылар.
Алтынчы ел инде "Апрель"тернәкләндерү үзәгендә балаларны мәктәпкә әзерләү алып барыла. Агымдагы елда үзәктә 4 группа, 32 бала санала. Кемдер инде быел мәктәпкә китәчәк, ә кайбер балалар ике ел бүе әзерләнәчәк.
Бишенче апрель «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Җанлы планета» экологик түгәрәге кыссаларында “Чиста су эчәр өчен, бөтен табигать – яшәү өчен” исемдәге чара узды. Бу чараның максаты – балаларга экологик тәрбия биру, табигый ресурслар белән сакчыл файдаланырга өйрәтү.
«Бергә булдырабыз» республика проектын тормышка ашыру кысаларында 5 апрель көнне «Возрождение» реабилитация үзәгендә «Бәхет кошы» чарасы уткәрелде.
Язгы-җәйге янгын куркынычы чорына әзерлек кысаларында Лаеш «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча уку уздырылды.
5нче апрельдә Әгерҗе балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ласка»социаль приютының педогог-психологы Е.Л. Нехорошкова “Шарлар көе” исемле “Драконны җиң“ программасы буенча тренинг уздырды.