5 апрель көнне Сосна мәктәбе базасында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова муниципаль хезмәткәр Ләйлә Низамиева белән берлектә “Начар гадәтләргә – юк” дип исемләнгән дәрес уздырдылар.
Бу чара “Дети Росии - 2018” ведомствоара профилактик операция кысаларында узды. 34 яшүсмергә начар гадәтләрнең кеше организмына начар йогынтысы турында сөйләделәр, сәламәт яшәү рәвешен сакларга өндәделәр.