«Шатлык» үзәге белгечләре мавыктыргыч квест оештырдылар

2018 елның 6 апреле, җомга

5 нче апрель көнне Зәй муниципаль районының “Шатлык” комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре үзәктә исәптә торучы балалар һәм аларның әниләре өчен “Станцияләр буенча сәяхәт” дип исемләнгән чара оештырдылар.

Уен аша балалар тирә-як турындагы белемнәрен киңәйттеләр, хокук белемнәрен арттырдылар, кызыклы башваткычлар чиштеләр һәм төрледән-төрле сорауларга җавап бирделәр.

Беренче тукталышта балаларны юрист каршы алды. Ул аларга хокук бозу очракларын булдырмау, наркотик матдәләр кулланмау, сәләмәт яшәү рәвеше алып бару өчен төрледән-төрле кинәшләрен бирде. Икенче тукталышта балалар янып торучы буяулар белән рәсемнәр ясадылар, ком терапиясе ярдәмендә үзләренең команда исемнәрен яздылар. Өченче тукталышта укучыларны уеннар көтә иде.

Киләсе тукталышта исә “Застава” хәрби-патриотик клуб җитәкчесе Антон Миронов клубта нинди тәрбияви чаралар үткәрелүе турында бәян итте һәм теләге булганнарны үзләренә дәште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International