2018нче елның 3нче апрелендә Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге психологы социаль адаптациядә авырлык кичерүче (девиант тотышка бирелүчән) 11-15 яшьлек балигъ булмаганнар өчен “Яңа “Без” циклыннан “Минем киләчәгем – минем кулларда” тренингы элементларын кулланып, төркем белән чара үткәрде.
Әлеге төркем белән үткәрелгән “Минем киләчәгем – минем кулларда” чарасы үз циклында соңгысы булып санала. Аның максаты – девиант тотышка бирелүчән балигъ булмаган балаларда яшәешнең позитив якларына кызыксыну уяту; мөһим кыйммәтләр булып нык сәламәтлек, яхшы белем алу, тирә-юньдәгеләр белән гармонияле мөнәсәбәттә тору саналган альтернатив һәм социаль яктан кабул ителгән тормышның өстенлекле якларын күрсәтү.
Тренинг барышында балигъ булмаган балалар төрле социаль рольләрне карады, аларның уңай һәм тискәре якларын күрсәтте. Әңгәмә барышында катнашучылар тормышта булган теләсә кайсы кыен хәлләр үз-үзеңнең тотышыңа башкача карарга һәм үзеңне камильләштерүдә яңа ресурслар, этәргечләр табарга мөмкинлек тудыра, дип, нәтиҗә ясады.
Хыялларыңа ирешү юлларын планлаштыру балигъ булмаган балаларда аеручы кызыксыну уятты. Алар үзләренең беренче адымнары һәм уңышлары белән теләп бүлештеләр.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була, әлеге чарада катнашучылар шәхес буларак формалашуда максатлар кую һәм планлаштыру күнекмәләрен булдыру мөһим икәнен ассызыклап китте.