“Сабый тартмасы” хәйрия акциясе

2018 елның 6 апреле, җомга

Бала туу – гаилә тормышында иң мөһим вакыйга булып тора, баланың дөньяга килүе белән һәр гаиләдә акча таләп ителә торган мәшәкатьләр башлана. Авыр тормышлы гаиләләргә бу мөһим вакыйгага тиешенчә әзерләнү кыенрак була. Мондый гаиләләр өчен инде берничә ел “Сабый тартмасы” социаль проекты үз эшен башкара. Аларга “В твою пользу” хәйрия фонды ярдәм күрсәтә.

Югары Ослан муниципаль районындагы “Островок надежды” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан авыр тормыш хәлендә калган, сабый балаларның дөньяга килуен көтүче гаиләләрне ачыклау буенча даими эш алып барыла, әлеге хәлне раслаучы документлар җыела.

Якын арада инде хәйрия ярдәме белән 2 гаилә балалар әйберләре комплектлары белән тәэмин ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International