«Возрождение» үзәгендә «Бергә булдырабыз» проекты тормышка ашырыла

2018 елның 6 апреле, җомга

«Бергә булдырабыз» республика проектын тормышка ашыру кысаларында 5 апрель көнне «Возрождение» реабилитация үзәгендә «Бәхет кошы» чарасы уткәрелде.

Чараның максаты – мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тулы социаль тормышка җәлеп итү. Чара барышында киң күңелле атмосфера барлыкка килде. Үзәк шәкертләре һәм 3нче мәктәп скаутлары төрле темаларга аралашып, күңелле вакыт үткәрделәр, шулай ук үз куллары белән эрләнгән җептән тургай ясадылар.

Мондый төрдәге чаралар зур социаль әһәмияткә ия, чөнки мөмкинлекләре чикләнгән балаларның социаль мөнәсәбәтләре үсешенә ярдәм итә һәм гадәти тормыш тирәлегенә әзерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International