Бик еш нәкъ менә өлкән кешеләр һәм инвалидлар мошенниклар корбаны булалар. Бу очраклы түгел, чөнки мондый гражданнар ялгызлык хис итәләр, алар бик ышанычлы, аларны алдарга да бик җиңел.
Югары Ослан «Островок надежды» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль ярдәм күрсәтүдә торучы өлкәннәр һәм инвалидлар арасында мошенниклык очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән эш алып барыла.
Өлкәннәргә һәм инвалидларга фатирга ят кеше килгәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булган, махсус аңлатмалар язылган китпачыклар бирелә. Шунда ук төрле оешмаларның «горячая линия» телефоннары күрсәтелә.