Югары Ослан интернат-йортында Пасхага әзерләнәләр

2018 елның 6 апреле, җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында атна дәвамында «Без Пасхага әзерләнәбез» остаханәсе эшләде. Хезмәт инструкторы Флюра Мусина җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар кечкенә могҗизалар тудырдылар.

Катнашучылар төрле әйберләрдән матур поделкалар ясадылар, ә аннары аларны күргәзмә рәвешендә урнаштырдылар. Эш барышында хөкем сөргән яхшы кәеф барлык катнашучыларга да уңай тәэсир итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International