Чистай картлар һәм инвалидлар өчен “Юлдаш” йортында “Әдәби кунакханәдә” чираттагы очрашу узды

2018 елның 6 апреле, җомга

Татар халкының күренекле язучысы, шагыйрь һәм драматург Әхмәт Фәйзи иҗатына, тормыш юлына багышланган әдәби чараны учреҗдениянең мәдәни чаралар оештыручысы Гөлсем Наип кызы Миргазова һәм Чистай үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Зөһрә Рәлиф кызы Заббарова бик үзенчәлекле һәм файдалы итеп уздырдылар.

Әлеге чараның максаты – Татарстан республикасы язучылары һәм аларның иҗатлары белән якыннан таныштыру, туган телне саклау, үстерү, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү. Чарада барлык катнашучылар да язучы Әхмәт Фәйзи иҗатын кызыксынып, яратып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Китапханә хезмәткәре тарафыннан әзерләнгән презентация исә беркемне дә битараф калдырмады, язучы яшәгән чорны, ул узган юлларны, аның иҗатын тагын да яхшырак күзалларга ярдәм итте.

“Әдәби кунакханәдә” катнашучылар язучы иҗаты белән кызыксынып, китапларын укырга алдылар, чара барышында үзләре дә язучы шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International