“Юлдашлылар” Пасхага әзерләнә

2018 елның 6 апреле, җомга

Православия динен тотучылар Пасха бәйрәмен язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә – 4 апрельдән 8 май араларында бәйрәм итә. Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла.

Бүген Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар “Юлдаш” интернат-йортында, Пасха бәйрәме уңаеннан, табигый материаллардан такыя ясау мастер-классы узды. Аны тәрбияче Людмила Замалетдинова уздырды.

Дәрес барышында гади каен ботакларыннан такыялар үреп, аны чәчәкләр, тал песиләре, төрле төстәге тасмалар белән бизәделәр. Шул ук вакытта мастер-класс барышында Пасха бәйрәменең тарихы, аны бәйрәм итү традицияләре, уздыру йоласы, гореф-гадәтләре искә алынды.

Мастер-класстан соң һәр кеше үз эшеннән канәгатьләнеп, ясаган такыясына сокланып, истәлеккә күмәк фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International