Аксубай районының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында «Аҗаган» хәрби-спорт уеныештырылды.
Приют карамагындагы балалар мөстәкыйль рәвештә ике командага бүленделәр, эмблема һәм девиз уйлап таптылар. Уенның барлык этапларын узганнан соң, ярышларга нәтиҗә ясалды. Команда капитаннары һәм жюри әгъзалары бертавыштан «Дуслык» төркеменә беренче урынны билгеләде.
Әлеге чара яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерүдә һәм пропагандалауда шактый нәтиҗәле ысул булып тора, шулай ук «Аҗаган» уены – үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүнең бер формасы.