Гадәттән тыш хәлләрдә кирәкле дөрес гамәлләргә өйрәтү, мөмкин булган куркынычны алдан күрә белү сәләтен булдыру, үз гомерең, тирә-юньдәгеләрнең тормышы өчен җаваплылыкны аңлау – нәкъ менә шуның өчен Түбән Каманың гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү «Веста» үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр даими рәвештә үткәрелә .
Узган чәршәмбе, чираттагы дәрес барышында, янгын килеп чыккан очракта хезмәткәрләрнең гамәлләре турында, стационар һәм кәрәзле телефоннар аша янгын сүндерү сагын чакыру, дөрес һәм тиз эвакуацияләү мәсьәләләре кузгатылды.
Чара барышында әлеге темага видеоязма да күрсәтелде.