Кичә Баулының халыкка социаль хезмәт күрсәтүче «Милосердие» үзәгендә «Шартлы янгынны сүндерү һәм янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү» темасы буенча уку күнекмәсе узды.
Мондый чаралар үзәктә еш үткәрелә. Бу юлы да хезмәткәрләр куелган бурычларны вакытында һәм яхшы итеп үтәделәр, техник җиһазлар һәм хәбәр итү системасы тоткарланусыз эшләде, запас ишекләр вакытында ачылды.