Бала табу йортыннан чыгуның беренче көне күп кенә ата-аналар өчен авыр була. Төрле кыенлыкларны булдырмас өчен, Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Мин әни» социаль программасы кысаларында йөкле хатын-кызлар өчен профилактик дәресләр үткәрелә.
Чираттагы мондый дәрес 3 апрель көнне узды. Аны үткәрүдә психолог Ляйсан Мухометҗанова, социаль хезмәт буенча белгеч Альмира Зарипова һәм Яр Чаллының 4нче номерлы сырхауханәсе каршындагы йөкле хатыннарга медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлмәсе психологы Эльмира Залалтдинова катнашты.
“Яңа туган баланы карау буенча беренче дәресләр” дигән чарада 21 хатын-кыз катнашты.