ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Лениногорск районы социаль хезмәт күрсәтү “Исток-Башлангыч” оешмасында “Тормыш өчен үзегезне саклагыз” программасы кысаларында 10 апрель көнне “Сак булыгыз: наркотиклар” дип исемләнгән чара узды. Гаилә эчендә наркотик кулланучы затлар белән низаг туган гаиләләр өчен әлеге төркемле дәресне иҗтимагый тәрбияче Наталия Ташлинцева оештырды.

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәм Саба штп. “Волонтер” үзәгенең активистлары “Россия балалары - 2018” дигән ведомствоара операция чарасы уңаеннан бүклетлар тараттылар. 

2018 елның 10 апрель көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Шәдче авылының янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре Р.Р. Шарифуллин һәм А.С. Евдокимов янгын куркынычсызлыгы турында профилактик дәрес уткәрделәр.

«Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәге психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм күрсәтелүче хатын-кызлар арасында «Эмоциональ тынычлыкны саклау» дип аталган чара үткәрде. Максат – катнашучыларның психоэмоциональ хәләтен тигезләү.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы «Уңышка юл» программасы кысаларында «Россия балалары-2018» профилактик операциясенә багышланган «Битлек киябез саклану өчен» дип исемләнгән тренинг дәрес үткәрде.

6нчы апрель көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.

“Апрель” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инде 15 елдан артык тернәкләндерү балаларны төркемнәргә булеп тормышка ашырыла.

Бу көннәрдә Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре сыйныф җитәкчеләре семинарында катнашты. Көн тәртибендә каникуллар вакытында укучыларның җәйге ялын оештыру һәм аларны нәтиҗәле сәламәтләндерү мәсьәләсе каралды.

Алабуга муниципаль районындагы «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Россия балалары – 2018” профилактик программасы буенча чаралар үткәрүне дәвам итә.

Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән өлкән яшьтәге кешеләрнең өй кырларын, ишек алларын кардан чистартып, җыелып торган суларны ачып, ерганаклар ясап җибәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International