Алабуга муниципаль районындагы «Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Россия балалары – 2018” профилактик программасы буенча чаралар үткәрүне дәвам итә.
Чираттагы чара очрашу 9нчы апрельдә булып узды – Россия эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе белгече Татьяна Кузнецова белән очрашу.
Полиция капитаны 14 яшүсмер өчен «Наркотиклар. Җаваплылык. Канун» дип аталган әңгәмә уздырды. Сөйләшү барышында наркотикларның организм өчен зарары турында видеосюжет күрсәтелде, балаларга наркотикларны саклау, куллану һәм әйләнешкә чыгару өчен җаваплылык турында аңлатылды. Шулай ук чакырылган кунак хәзерге заманның “авырткан ноктасы” – интернет аша наркотиклар тарату һәм “җиңел акча эшләү” турында да әйтеп үтте.
“Наркотикларның үлемгә китерүе турында беркайчан да онытмаска кирәк. Саулык – кешенең иң зур байлыгы. Наркотиклар таратучы кеше иртәме-соңмы барыбер җаваплылыкка тартыла һәм үзенең җәзасын ала”, – дип йомгаклады сүзен полиция капитаны.
Балалар әйтелгән сүзләрне бик зур игътибар белән тыңладылар. Балалар законнарны белмәүнең җаваплылыктан коткармавын һәм, иң мөһиме, наркотиклардан башка матур итеп яшәп булганлыгын аңладылар.