«Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәге психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм күрсәтелүче хатын-кызлар арасында «Эмоциональ тынычлыкны саклау» дип аталган чара үткәрде. Максат – катнашучыларның психоэмоциональ хәләтен тигезләү.
Дәрес башында психолог катнашучыларга «Минем Галәм», «Маймыллар», «Йог», «Магнит» «Күбәләк» дип аталган күнегәләр үткәрде, шулай ук «Кечкенә кыз» дигән арт-терапия тәкъдим итте. Әлеге биремнәр катнашучыларга тормышта булган хәлләргә башка кеше күзе белән карарга, бәхәсле урыннарда кычкырып һәм паникага бирелмичә генә, ачулы тойгыларны читкә куеп, каршылыкларны тыныч хәл итәргә, мөнәсәбәтләрдә бәхәсләр барлыкка килгәндә ике якка да ошарлык тыныч караралар кабул итәргә өйрәтте.
Низаг вакытында булган көчле хисләрне критик ноктага җиткермичә генә хәл итәргә өйрәтү өчен чара ахырында психолог барлык катнашучыларга «Үз көчләреңне яңадан торгыз» дип аталган белешмәлекләр бирде.
Очрашу ахырында психолог гаиләдә туган низагларны тыныч юл белән хәл итәргә, туган каршылыкларны татулык белән чишәргә кирәклеген искәртеп үтте.