“Апрель” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инде 15 елдан артык тернәкләндерү балаларны төркемнәргә булеп тормышка ашырыла.
“Апрель” үзәгендә берничә төркем эшләп килә hәм аның hәрберсенең дә үз үзенчәлеге бар. Әгәр дә бала үзәккә беренче генә тапкыр килә, балалар бакчасына, өйдән тыш беркая да йөрми икән, ул җайлаштыру (ияләштерү) төркеменә эләгә.
Баланың гаилә әгъзалары, башка балалар белән аңлашу, аралашуда кыенлыклары булса, аны социализацияләшү төркеменә билгелиләр.
“Мастеровые” төркеменә исә зур яштәге балалар йөриләр. Алар үзләренә дуслар табалар, мөстәкыйллеккә өйрәнәләр. Берничә төркемдә балаларны мәктәпкә әзерләү белән шөгылләнәләр.