2018 елның 10 апрель көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Шәдче авылының янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре Р.Р. Шарифуллин һәм А.С. Евдокимов янгын куркынычсызлыгы турында профилактик дәрес уткәрделәр.
Әлеге дәрестә картлар йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр катнашты. Инструкторлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаттылар, янгын сүндерү җиһазлары белән файдалану кагыйдәләрен өйрәттеләр һәм янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Янгын чыгу сәбәпләренә аерым игътибар бирелде. Бу төзек булмаган электр җиһазлары, тыелган урыннарда тәмәке тарту.