«Маяк» үзәгендә «Битлек киябез саклану өчен» дәресе

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы «Уңышка юл» программасы кысаларында «Россия балалары-2018» профилактик операциясенә багышланган «Битлек киябез саклану өчен» дип исемләнгән тренинг дәрес үткәрде.

Чарада Сарман аграр көллиятенен Мөслим филиалы студентлары катнашты – барлыгы 17 кеше.

Дәрес балаларның эчке ресурсларын активлаштыруга һәм яшүсмерләр арасында наркотик һәм тәмәке тартуны аңлы рәвештә булдырмауны профилактикалауга юнәлдерелгән.

Чара башында студентлар белән якын һәм ышанычлы элемтә тудырылды. Аннары яшүсмерләрнең наркотик һәм тәмәке тарту зыяны, шул исәптән сыра һәм кальянның зарары турында фикер алышу үткәрелде. Балигъ булмаган балалар ясалма битлек киеп, фикер алышу, тәнкыйть, ныклы киңәш белән начар гадәтләргә «юк» дип җавап бирергә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International