Лениногорск районы социаль хезмәт күрсәтү “Исток-Башлангыч” оешмасында “Тормыш өчен үзегезне саклагыз” программасы кысаларында 10 апрель көнне “Сак булыгыз: наркотиклар” дип исемләнгән чара узды. Гаилә эчендә наркотик кулланучы затлар белән низаг туган гаиләләр өчен әлеге төркемле дәресне иҗтимагый тәрбияче Наталия Ташлинцева оештырды.
Бу чараның төп максаты – яшүсмерләр арасында наркотиклар куллану проблемасына игътибар уяту.
Дәрес барышында наркотиклар куллануның зарарлыгына багышлап фикер алышынды һәм видеороликлар күрсәтелде.
Нәтиҗәдә барлык катнашычучылар да тормышта агулы матдәләр куллануга каршы спорт, кызыклы түгәрәкләр, сәламәт яшәү кебек альтернатива барлыгын ассызыкладылар.