Бу көннәрдә Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре сыйныф җитәкчеләре семинарында катнашты. Көн тәртибендә каникуллар вакытында укучыларның җәйге ялын оештыру һәм аларны нәтиҗәле сәламәтләндерү мәсьәләсе каралды.
Зәй мәшгульлек үзәге директоры урынбасары Гөлчәчәк Фаршатова Зәй муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының сыйныф җитәкчеләре методик берләшмәләренә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру, мәшгульлек үзге хезмәтенең район җитәкчелеге, эш бирүчеләр һәм башка структуралар белән хезмәттәшлек итүе, эш бирүчеләр тарафыннан яшүсмерләрне вакытлыча эшкә урнаштыруда законнарны үтәү, эшкә урнашырга теләүче яшүсмерләр тарафыннан тиешле документлар пакетын тапшыру тәртибе турында сөйләде.