10нчы апрель көнне Әтнә районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзеге бинасында 108-ПСЧ ФГКУ 7 отряд янгын сүндерү хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы өйрәнүләр узды.
“Здравушка” реабилитация үзәгендә Халыкара спорт көненә багышланган чара күңелле һәм мавыктыргыч уеннар белән узды.
Яңа туган балалардан баш тартуны кисәтүгә юнәлдерелгән «Әни әлифбасы» программасы кысаларында Минзәлә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге психологы Наталия Кудряшова булачак әниләр өчен «Балаларны ничек саклап калырга?» дигән темага лекция үткәрде.
Алабуганың мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Татьяна Исхакова hәм Любовь Рожина Татарстан Республикасында яшәүче кешеләрнең мәдәнияты hәм традицияләре турында төркем дәресе үткәрделәр.
Түбән Кама «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүче уртанчы малайлар төркемендә «Табигать почмагы» оештырылды.
Пасха бәйрәме уңаеннан 9 апрель көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тозлы камырдан әйберләр ясау технологиясе буенча мастер-класс узды. Дәресне хезмәт буенча тәрбияче Оксана Минабутдинова алып барды.
“Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Ларионова Н.В., прокурор ярдәмчесе Газизов А.Р. һәм тарих-җәмгыять белеме укытучысы Игнатьева Д.И. белән бергә, яшьләр ял итү үзәгендә “Фемида дәресләре” хокукый клубының “Административ хокук бозулар” темасына чара үткәрделәр.
«Россия балалары – 2018» ведомствоара профилактик операциясен гамәлгә ашыру кысаларында Менделеевск балалар һәм яшүсмерләр өчен «Камские зори» социаль приютында өлкән шәфкать туташы Лилия Мухамадеева белән әңгәмә үткәрелде.
Март ахыры – апрель башы – бакчачылар өчен кызу выкыт. Бу чорда яшелчә культураларын чәчүгә әзерләнүгә зур игътибар бирелә.
Бүген Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә Ачык ишекләр көне узачак. Чарада «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» рәисе И. Хаков катнаша.