«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр бакча сезонына әзерләнә

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Март ахыры – апрель башы – бакчачылар өчен кызу выкыт. Бу чорда яшелчә культураларын чәчүгә әзерләнүгә зур игътибар бирелә.

Саба районының Иске Икшермә авылында урнашкан «Тургай» приютында тәрбияләнүче балаларны хезмәтне сөяргә тәрбияләп үстерәләр. Балалар җәй көне бакчаларда яшелчә үстерергә булышалар. Ә бүген алар парникларда бик тырышып эшләделәр: үсентеләргә сулар сиптеләр, аларны күчереп утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International