Халыкара сәламәтлек көнендә "Здравушка" үзәгендә ата-аналар өчен өйрәтүче мастер-класслар узды

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

“Здравушка” реабилитация үзәгендә Халыкара спорт көненә багышланган чара күңелле һәм мавыктыргыч уеннар белән узды.

Чараның максаты – үсеп килүче яшьләрдә сәламәт яшәу рәвеше, спортка мәхәббәт уяту һәм ата-аналар белән балалар арасын ныгыту. Дәвалау физкультурасы инструкторы җитәкчелегендә социаль ярдәм алучылар олысыннан кечесенә кадәр җитезлектә һәм тизлектә ярыштылар.

Махсус ата-аналар өчен өй шартларында куллана алырлык спорт җиһазлары, хәрәкәтләр төрләре , иртәнге гимнастика турында өйрәтү дәресләре узды. Шул ук вакытта ортопедия табибы ата-аналар мөрәҗәгате буенча шәһси очрашаулар уткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International