Түбән Кама приютында балигъ булмаганнарга экологик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән чара уздырылды

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Түбән Кама «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүче уртанчы малайлар төркемендә «Табигать почмагы» оештырылды.

Балалар рәхәтләнеп бүлмә гөлләрен карыйлар, табигать календарендә һава температурасын билгелиләр, җәй көне приют ишегалдында матур булсын өчен, чәчәк орлыклары утырталар.

«Яхшы җиһазландырылган һәм уңышлы урнашкан табигать почмагы балаларга кызыклы күзәтүләр үткәрергә мөмкинлек бирә, җаваплылык хисе һәм табигатькә сак караш тәрбияләү алымы булып тора”» – дип билгели тәрбияче Анжела Симонова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International