10нчы апрель көнне Әтнә районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзеге бинасында 108-ПСЧ ФГКУ 7 отряд янгын сүндерү хезмәткәрләре белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы өйрәнүләр узды.
Тренировка барышында хезмәткәрләрнең һәм оешмага килүчеләрнең янгын вакытында үз-үзләрен тотулары, вакытка сыешулары, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә игътибар ителде, шартлы янгын чыккан очракта һәм кешеләрне эвакуацияләгән чакта кирәкле күнекмәләр ныгытылды. Хезмәткәрләр белән инструктаж үткәрелде.