«Россия балалары – 2018» ведомствоара профилактик операциясен гамәлгә ашыру кысаларында Менделеевск балалар һәм яшүсмерләр өчен «Камские зори» социаль приютында өлкән шәфкать туташы Лилия Мухамадеева белән әңгәмә үткәрелде.
Очрашу вакытында белгеч балаларга үз эше турында сөйләде, рухи, физик һәм социаль сәламәтлеккә билгеләүләр бирде.
Чара барышында балалар сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.