Яңа туган балалардан баш тартуны кисәтүгә юнәлдерелгән «Әни әлифбасы» программасы кысаларында Минзәлә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге психологы Наталия Кудряшова булачак әниләр өчен «Балаларны ничек саклап калырга?» дигән темага лекция үткәрде.
Чара Үзәк район хастаханәсе хатын-кызлар консультациясе базасында узды.