"Кояшкай" үзәгендә янгынга каршы укулар үтте

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Яр Чаллы мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә 11нче апрель көнне янгын чыккан очракта гамәлгә ашырыла торган эшләрне ныгыту өчен укулар узды.

34 кешедән торган коллектив 18 инвалид баланы, 17 ата-ананы бинадан чыгардылар. Укулар уңышлы узды, эвакуациягә әйбәт билге куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International