Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең “Наз” социаль-тернәкләнү булегендә тернәкләнү узучы 23 кешенең һәр иртәсе “Үзеңә үзең булыш” технологиясе кысаларында дәвалау физкультурасы белән башлана.
Бу технологиягә сулыш алу, сөяк-буын системасын ныгыту, сузылу һәм башка күнегүләр керә. Алар шәхси һәм төркем формасында уза.
Дәвалау физкультурасының максаты – савыгуны тизләтү, хезмәт эшчәнлеген торгызу, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны актив хезмәт эшчәнлегенә кайтару.