Пасха бәйрәме алдыннан, 6 апрель көнне, Чистай психоневрологик интернатында фетрдан пасхаль йомырка ясау чарасы узды. Мастер-класста 25 социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
Чараның максаты – иҗади фикерләү, мөстәкыйльлекне үстерүгә ярдәм итү. Чарага бүлек мөдире Светлана Полищук чакырылды. Иң яхшы поделка итеп Хәйретдинова Гөлназныкы танылды.
Бу алым кул эшләнмәләре ясау эшен стимуллаштыра. Бөтен катнашучылар да уз эшлэрен сувенир итеп калдырдылар.