ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2018 ел
җомга

Кичә Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре язгы вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырдылар һәм үткәрделәр.

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Здравушка” текрнәкләндерү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча эвакуация үткәрелде.

10 апрель көнне "Энергетик" мәдәният сараенда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның V Республика "Балкыш" фестиваленең зона этабын ачу тантанасы узды. Яр Чаллы шәһәре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре бу чараны уздыруда ярдәм иттеләр.

2018 елның 12 апрелендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Венера Янышева тарафыннан Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбендә югары сыйныф укучылары белән «Манипуляция серләре: алкоголь» интерактив дәресләр программасы буенча чара үткәрелде.

Зәй мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарга психологик ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү кысаларында “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре тренинг шөгыльләр оештырдылар.

«Возрождение» реабилитация үзәгендә яшүсмерләргә социаль әһәмиятле шәхси сыйфатлар фомалаштыру буенча һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлегенә мөһим игътибар бирелә.

 

Кукмара мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә «Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыру буенча актив эш алып барыла. Шул исәптән, зур игътибар ведомствоара хезмәттәшлеккә бирелә.

Баулы картлар һәм зәгыйфләр йортында көн саен физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм сәламәтлекәрен югалткан яшәүчеләр өчен реабилитацион чаралар үткәрелә. Аларның максаты – авыру яки имгәнү нәтиҗәсендә  бозылган функцияләрне торгызуга  ирешү.

Лениногорск районында мобиль мәшгүльлек үзәге эшләү – мәшгүльлек өлкәсендә район үзәгеннән ерак яшәүче гражданнарга дәүләт хезмәте күрсәтүнең тагын бер мөмкинлеге.

 

 

17 һәм 16 апрель көннәрендә Спас эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга һәм инвалидларга социаль җайлашу буенча дәүләт хезмәте күрсәтеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International