V Республика "Балкыш" ("Сияние") фестиваленең зона этабын ачуда 665 кеше катнашты

2018 елның 13 апреле, җомга

10 апрель көнне "Энергетик" мәдәният сараенда ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның V Республика "Балкыш" фестиваленең зона этабын ачу тантанасы узды. Яр Чаллы шәһәре «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре бу чараны уздыруда ярдәм иттеләр.

Бу уникаль фестиваль Татарстан Республикасы президенты, муниципаль район башлыклары һәм җирле хакимият ярдәме белән оештырылды. Аның төп бурычы – милли мәдәниятне саклау, ветераннар арасында халык җыры традицияләрен популярлаштыру, балалар һәм яшьләрдә кыйммәтләр системасын формалаштыру.

Конкурс программасы Яр Чаллыда республиканын 9 муниципаль берәмлегеннән иң яхшы коллективларны һәм башкаручыларны җыйды. Барлыгы фестивальдә 665 кеше катнашты.

Фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Республика ветераннар советы иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков һәм шәһәр мэры урынбасары Флера Андреева мөрәҗәгать иттеләр.

Быелгы фестивальнең төп темасы – Комсомолың 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы. Шул рәвешле, оештыручылар яшьлекләре бөек төзелештә, нәтиҗәле хезмәттә узган буынга ихтирамнарын белгертергә теләделәр.

Үз чыгышында Хәбир Иштирәков әлеге фестивальнең ике елга бер тапкыр үткәрелүен искәртте, күп еллар дәвамында өлкән буынның иҗади потенциалын үстерүче барлык оештыручыларга рәхмәт белдерде: «Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең матур милли киемнәрдән сәхнәгә чыгып, халык җырлары, биюләрен башкаруын, аларга хас мәдәни колоритны күрү рәхәт. Шул рәвешле, халык традицияләре, шул исәптән, рухи традицияләр дә саклана. Бу мәгънәдә безнең «Балкыш» фестиваленең миссиясе бәяләп бетергесез!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International