«Бергә булдырабыз» проекты кысаларында Балалар сәнгать мәктәбе «Милосердие» тернәкләндерү үзәге белән хезмәттәшлек итәчәк

2018 елның 13 апреле, җомга

Кукмара мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә «Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыру буенча актив эш алып барыла. Шул исәптән, зур игътибар ведомствоара хезмәттәшлеккә бирелә.

Бүген чираттагы ике яклы килешү имзаланды – тернәкләндерү үзәге һәм Балалар сәнгать мәктәбе иҗади өлкәдә инвалид балаларны тернәкләндерүдә уртак бурычларны билгеләделәр. Учреждение җитәкчеләре 2018 елга чаралар планы турында сөйләштеләр, мөһим проблемаларны ачыкладылар.

“Әйтергә кирәк, ике учреждение арасында игелекле, дустанә мөнәсәбәтләр гадәтенә күптән баш куелган. Күп кенә инвалидлар сәләтле. Тернәкләндерү үзәге белгечләре, инвалид балаларның иҗади сәләтләрен билгеләп, аларның балалар сәнгать мәктәбендә дәвам итүенә булыша” – ди директор урынбасары Рәмзия Юртаева.

Аның фикеренчә, “Бергә булдырабыз” проектында катнашып, “Милосердие” үзәгендә тернәкләнү курсы узучы балалар һәм Кукмара районы инвалид балалары иҗади теләкләрен тормышка ашыруга тагын да зур мөмкинлек алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International