Лениногорск районында мобиль мәшгүльлек үзәге эшләү – мәшгүльлек өлкәсендә район үзәгеннән ерак яшәүче гражданнарга дәүләт хезмәте күрсәтүнең тагын бер мөмкинлеге.
2018нче елның 9нчы апрелендә Лениногорск районының ерак авылларына мобиль үзәкнең чираттагы чыгышы оештырылды. Муниципаль районның 8 торак пунктында яшәүче кешеләргә мәшгүльлек үзәге белгечләре эш эзләү буенча дәүләт хезмәте күрсәттеләр. Алар эш эзләүче гражданнарны мәшгүльлек базарының торышы һәм хәзерге вакытка актуаль булган вакансияләр белән таныштырдылар, республиканың башка шәһәрләрендә эшкә урнашу һәм вахта юлы белән эшләү мөмкинлекләре турында сөйләделәр.