Һөнәр сайлау

2018 елның 13 апреле, җомга

«Возрождение» реабилитация үзәгендә яшүсмерләргә социаль әһәмиятле шәхси сыйфатлар фомалаштыру буенча һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлегенә мөһим игътибар бирелә.

Һөнәр сайлау – гади карар түгел, шуңа күрә индивидуаль алым һәм хезмәткә уңышлы этәргеч барлыкка китерү бик мөһим. Оешма хезмәткәрләре һәрвакыт һөнәр сайлаганда ярдәм итәргә, куәтләргә шат, шуңа күрә мөмкинлек булганда төрле төрдәге һөнәри юнәлеш бирүче мәйданнар булдырыла.

“Бергә булдырабыз» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Возрождение» реабилитация үзәге шәкертләренә «Анжелика» чәчтарашы мастер-класс үткәрде.

Бу чын сәнгать дәресе булды: һөнәр белемнәреннән тыш, балаларга хезмәт үзенчәлекләрен аңлаттылар һәм яшүсмерләр осталар ярдәмендә үзләренә прическалар ясадылар. Нәкъ менә мондый практик дәресләр яңа белемнәргә уңай этәргеч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International