Вакантлы эш урыннары ярминкәсе нәтиҗәләре буенча 27 кеше эшкә урнашу өчен юллама алган

2018 елның 13 апреле, җомга

Кичә Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре язгы вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырдылар һәм үткәрделәр.

Эш эзләүчеләр белән очрашуга 14 предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре килде.

Килүчеләр эш урыннары белән танышты, сорауларына җавап алдылар.

Эшкә урнашырга теләүчеләр игътибарына 725кә якын эш урыныннан торган шәһәрнең эш белән тәэмин итү үзәге эш урыннары банкы тәкъдим ителде.

Чарада барлыгы 103 кеше катнашты, 27 кеше эшкә урнашу өчен юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International