«Тәтеш балкышы» үзәгенең белгече профилактик юнәлешле чара үткәрде

2018 елның 13 апреле, җомга

2018 елның 12 апрелендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Венера Янышева тарафыннан Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбендә югары сыйныф укучылары белән «Манипуляция серләре: алкоголь» интерактив дәресләр программасы буенча чара үткәрелде.

Чара башында укучыларга бергә фильм карау тәкъдим ителде, Россия Федерациясендә халыкның җан башына хәмер куллану статистикасы  мәгълүматлары күрсәтелде.

Фильмны караганнан соң укучылар арасында «Синең хәмергә карата  карашың » дип ататлган фикер алышу узды. Балалар безнең сәламәтлек – безнең үзебезнең кулларда дигән бердәм фикергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International