Зәйдә эшсез гражданнарга психологик ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелде

2018 елның 13 апреле, җомга

Зәй мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарга психологик ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү кысаларында “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре тренинг шөгыльләр оештырдылар.

Әлеге чараның максаты – эшсезләрнең эшкә урнаша алмау мәсьәләсендәге төп проблемаларын ачыклау, психологик проблемалар актуальлеген киметү, алга таба алар арасында хезмәткә тартылуны, эш урыннары эзләүне активлаштыру.

Чарада 7 кеше – пенсия алды яшендәге һәм сәламәтлекләре буенча мөмкиннлекләре чикле гражданнар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International