ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясы нигезендә 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү Көне – бәйрәм ял көннәре булачак.

20 апрель көнне Бөгелмәнең 4нче номерлы урта белем бирү мәктәбендә  “Өлкән сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри әзерлек” дигән темага түгәрәк өстәл булачак.

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең профконсультанты балалар һәм яшүсмерләр өчен Гнездышко» социаль приюты карамагындагы балалар белән дәрес үткәрде.

Иртәгә, 19 апрель көнне, Кукмара халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен эш урыннары ярминкәсе узачак.

“Без булдырабыз” проекты кысаларында “Апрель” тернәкләндерү үзәге белгечләренең Югары-Отар интернат-йорты хезмәткәрләре белән чираттагы очрашуы булып узды.

Кукмара мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә төрле тормыш хәлләрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен тәэмин итү буенча дәресләр үткәрелә. Әйтик бүген учреждениедә «Спички- невелички» дигән дәрес узды.

Агымдагы елнын 17 апрелендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Нурлат мәктәп-интернатының 9 сыйныф укучылары өчен Нурлат шәһәренең халык мәшгульлек үзәгендә һөнәри билгеләнеш чаралары булып узды.

“Бергә булдырабыз” акциясе кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен экология музеена экскурсия оештырылды.

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  хезмәткәрләр өчен полиция хезмәткәре Руслан Мөхәммәтшин кәрәзле элемтә һәм социаль челтәрләр аша караклык турында лекция белән чыгыш ясады.

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларында балалар белән дәрес үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International