«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Семицветик” дип исемләнгән программа кысаларында балалар белән дәрес үткәрделәр.
Чара өч әтаптан торды. Беренче этапта дәресне психолог алып барды. Дәрес барышында балаларны берләштеру максатыннан “Җыерчыклар” һәм “Агач” дигән уеннар үткәрелде., ә дәрес ахырында балалар “Минем агач” дигән темага рәсем ясадылар.
Икенче этапта “Дашаның бүлмәсе” уены үткәрелде, балалар уен вакытында өй җиһазларын дөрес итеп кую тәртибен өйрәнделәр.
Өченче этапта әти-әнилэр белән балаларның буш вакытын дөрес үткәрү максатыннан “Уйный-уйный өйрәнәбез” темасына төркемле эш узды.