“Без булдырабыз” проекты кысаларында “Апрель” тернәкләндерү үзәге белгечләренең Югары-Отар интернат-йорты хезмәткәрләре белән чираттагы очрашуы булып узды.
“Безнең белгечләр балалардагы зур үзгәрешләр булуын күзәттеләр: кемдер коридор буйлап махсус җайланма ярдәмендә йөри, кемдер сөйләшә башлаган, мөстәкыйль ашларга өйрәнгән”, – ди оештыручылар.