Әлеге зур масштаблы акциянең максаты – Татарстан Республикасы халкын, беренче чиратта яшьләрне, социаль мөһим проблемаларны чишүгә тарту. Мөслим районы картлар һәм инвалидлар йорты китапхәнәсе фондын тулыландыру һәм яңартуга юнәлдерелгән иде.
Югары Ослан «Островок надежды» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләгәндә гарденотерапия технологиясен кулланалар. Гарденотерапия – үсемлекләр белән эшләү, мөнәсәбәтле психо-социаль, хезмәт һәм профессиональ тернәкләнү юнәлеше.
Биектау муниципаль районының мәдәният бүлеге белән берлектә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге районда «Өмет нуры – Луч надежды» проектын гамәлгә ашыруын дәвам итә.
Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 15нче апреленә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу өчен айлык акчалата түләү республиканың 560 анасына билгеләнгән.
Бүген Казан шәһәреэш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы филиалында эш урыннары ярминкәсе узды.
«Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова “Аеклык ноктасы” проектына йөрүче хатын-кызлар белән “Мөстәкыйль танып белү” темасына чираттагы дәрес үткәрде. Максат – катнашучыларның шәхси үзенчәлекләрен тикшерү.
Кичә Бөгелмәнең билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен«Маяк»социаль җайлашу үзәгендәберенче ярдәм күрсәтүнең төп кагыйдәләре буенча дәресузды.
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерүүзәгендәсоциаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләрбелән янгын куркынычсызлыгы һәм эвакуацияләү буенча уку күнекмәсе үткәрелде.
16нчы апрель көнне Актаныш муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Усы авылы социаль хезмәткәре Назлыгөл Талипова карауда булган өлкән гражданнар һәм инвалидлар белән«Балчык белән әвәләү» технологиясенең чираттагы дәресен уздырды.
Татарстанда игълан ителгән Лев Толстой елы кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Яхшы кешеләрнең тормышы” дигән чара узды.