Нурлат мәктәп-интернатының укучылары өчен һөнәри билгеләнеш чаралары

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елнын 17 апрелендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Нурлат мәктәп-интернатының 9 сыйныф укучылары өчен Нурлат шәһәренең халык мәшгульлек үзәгендә һөнәри билгеләнеш чаралары булып узды.

Мәшгульлек үзәге белгечләре укучыларга һөнәрләрнең күптөрле булуы, бигрәк тә эшче һөнәрләргә аерым игътибар юнәлттеләр. Шулай ук укучылар бу һөнәрләрнең хезмәт базарында ихтыяҗы зур икәнен белделәр.

Әнгәмә барышында балалар белгечләр белән берлектә бу һөнәрләргә нинди таләпләр куелуын һәм никадәр дәрәҗәдә бу һөнәр буенча белгечләр кирәклеген аңладылар. Һәрбер укучы да үзенең киләчәктә сайларга теләгән һөнәре турында фикерләрен уртаклашты.

Элеге чарада 24 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International