20 апрель көнне Бөгелмәнең 4нче номерлы урта белем бирү мәктәбендә “Өлкән сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү һәм һөнәри әзерлек” дигән темага түгәрәк өстәл булачак.
Чарада шәһәрнең һәм районның мәктәпкәчә учреждениеләренең вәкилләре, гомуми белем бирү мәктәпләренең укытучылары, урта һөнәри белем бирү, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре, мәктәпара уку комбинаты һәм шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге психологы Снежана Лунева катнашачак.
Түгәрәк өстәл артында мәктәпкәчә яшьтән башлап, барлык белем бирү процессында катнашучыларны белем бирү периоды дәвамында үз эченә алган профилизацияләү мәсьәләсе турында сөйләшү булачак.